Бүген Сәрия Сабурская каты коммуналь калдыкларын җыю өлкәсендә төбәк операторлары эшен карау буенча эш штабы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Аның фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне һәм диспетчерлык хезмәтләрен кирәкле техника белән тәэмин итәргә, күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акчаны кире кайтарырга, шулай ук контейнер мәйданчыкларын, аларга илтә торган юлларны яңартырга кирәк.