Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышы

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  2020 елның апрель-июль айларында  гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру  йомгаклары турында  Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышы узды.

    Хәрби хезмәт узу өчен гаскәрләргә  3100 дән артык кеше җибәрелде. Альтернатив хезмәткә 5 кеше китте.

     Шуны билгеләп үтәсе килә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә  Татарстан Республикасыннан егетләр хезмәт итә торган Россия Федерациясендәге барлык хәрби частьларда  булу практикасын дәвам итте. Эшелоннарны Омск өлкәсенә, Байкал арты һәм Хабаровск крайларына озату булды. Шулай ук  Оренбург, Самара өлкәләрендәге, Башкортстан һәм Кырым Республикаларындагы  хәрби частьларга бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International