Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Киров өлкәсендә яшәүче 4 балалы ялгыз анадан, проблемасын хәл итүне сорап үтенеч керде. Мөрәҗәгать бала өчен пособие алуга кагыла, исәп-хисап счетына бала пособиесе күчерелә дигән белешмәсе булуга карамастан, аннан акча алынган.
Тикшерүдән соң суд приставы- башкаручы акчаны тотып калу турында мөрәҗәгать карарын юкка чыгарган, мөрәҗәгать итүчегә тотып калынган акчасы кире кайтарылды.