“Халык контроле” мәгълүмат системасына җәяүлеләр кичүләрендәге җир өсте һәм җир асты күтәртү җайланмалары (лифтлар), лифтларны чакырту төймәләре булмау, ватык тәрәзәләр, ишекләрдә тоткычлар булмау хакында гражданнардан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил - системаның баш модераторы буларак, Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетына күтәртү җайланмалары төзексезлекләрен бетерү буенча эшне тиз арада башлауны һәм вандаллык очраклары булмасын өчен видеотеркәү камералары куюны тәкъдим итте.