Кабул итү вакытында 13 граждан мөрәҗәгать итте. Алар үзләрен, якыннарын борчыган мәсьәләләрне хәл итүне сорый. Иң киң таралган мөрәҗәгать – техник тернәкләндерү чаралары һәм памперслар, инвалидлык коляскалары, култык таяклары белән тәэмин итү. Мөрәҗәгать итүчеләргә инвалидлык төркеме билгеләү тәртибе, кабаттан тикшеренү үтү мөмкинлеге аңлатылды. Мөрәҗәгатьләр тиешле министрлыклар һәм ведомстволар белән бергәләп эшләү өчен эшкә алынды.