Вәкаләтле вәкилнең Алабуга муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Алабуга районы учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган эш киңәшмәсендә катнашты. Анда “Халы контроле” аша гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр каралды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ведомстволарга һәм хезмәтләргә кимчелекләрне тиз арада төзәтергә кушты.