Бүген Zoom программасын кулланып хезмәт мәсьәләләре буенча үткән чираттагы семинар-киңәшмәдә Аксубай муниципаль районының 30 дан артык предприятие-оешмасы катнашты. Хезмәт хакы түләү, хезмәт килешүләре төзү турында фикер алыштылар, хезмәтне саклау, архивны алып бару актуаль булып кала. Бу эш бирүчеләр ягыннан да, республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары ягыннан да аерым игътибарны сорый.