Вәкаләтле вәкил хәрби хезмәткә китүче татарстанлылар белән очрашты

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

200 дән артык Татарстан егете хезмәт итү өчен  эшелон белән Байкал арты һәм Хабаровск крайларына, Омск өлкәсенә китте. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская, республиканың Хәрби комиссары Сергей Николаевич  Погодин белән бергә хәрби хезмәткә китүче егетләргә лаеклы төстә,  тыныч хезмәт итүләрен теләделәр.

    Юлда аларны  Вәкаләтле вәкилнең Биектау районындагы җәмәгатьчелек  ярдәмчесе Рафис Газизов  озата барачак. Юл озын булачак, юлда  хәрби хезмәткә китүчеләр һәм аларны озата баручылар уңайлы шартларда барачак, барлык вагоннар  кондиционерлар белән җиһазландырылган, кайнар аш оештырылган. "Таттелеком" оешмасы юлдагы вакытны кыскарту өчен егетләргә  шашка, шахмат, нард, китап һәм журналлар бүләк иткән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International