Социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләрне озынайту һәм киңәйтү турында карар кабул ителде

2020 елның 3 июле, җомга

    Хәзер аерым режим шартларында эшли торган  социаль хезмәткәрләрнең күбесе  15 сентябрьгә кадәр махсус өстәмә түләүләр алачак. Бу хактагы карарга Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

    Пособиеләр  түләү вакыты ике айга озынайтылды. Моннан тыш, аны социаль хезмәт күрсәтүче  муниципаль оешмалар  хезмәткәрләре дә ала ала. Белгеч  үзендә короновирус  яки башка авыру ачыкланып,  сменасын өзергә мәҗбүр булса да, түләүгә хокук сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International