Сайлау участокларында - “Уңайлы тирәлек”

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

Терәк-хәрәкәт итү аппаратында кимчелекләре булган  сайлаучылар күпләп яши торган урыннарда 490 сайлау участогы җиһазландырылган. Алар барысы да 1 катта урнашкан, “уңайлы тирәлек” таләпләренә туры килә, инвалид коляскаларында хәрәкәт итүче  сайлаучылар тавыш бирсен өчен  махсус киң кабиналар эшләнгән. Начар күрүче сайлаучылар күпләп яши торган урыннарда да 732 сайлау участогы җиһазландырылган, алар 1 катта урнашкан. Шулай ук мөстәкыйль рәвештә тутыру өчен Брайль шрифты белән эшләнгән  2815 трафарет әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International