25 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гомумроссия тавыш бирүен үткәрү кысаларында гражданнарның хокукларын саклау буенча “кайнар элемтә” оештырылды. 150 дән шалтырату булды. “Кайнар элемтә” барышында гражданнарның сайлау хокуклары җитди бозылуы турында мәгълүматлар килмәде. Күп кешеләр яшәү урыны буенча кайда тавыш бирергә, хәзерге вакытта тору урыны буенча кайда сайларга, тору урыны буенча тавыш бирү өчен вакытында гариза бирмәгән очракта нишләргә, дигән сораулар белән, өйдә тавыш бирү, вакытыннан алда һәм электрон тавыш бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр