Татарстан омбудсманы чатырлар, автобуслар кулланып яшәү урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеге булдырылу уңаеннан, гражданнардан күп кенә уңай фикерләр ишетүе турында әйтте. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар, аз хәрәкәтләнә торган кешеләр өчен уңайлы булган. Бу максатлар өчен 201 автобус, 197 чатыр кулланылган.
Вәкаләтле вәкил тикшерүдә булган 1800 гражданның ябык участокларда тавыш бирүенә аерым тукталды. “Бар җирдә кирәк булган нормалар сакланды. Шулай ук сайлау хокукына ия булган, психиатрия хастаханәләрендә яткан кешеләрнең дә хокуклары сакланды”, - диде ул.