Видеоэлемтә режимында суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча бергәләшеп кабул итү

2020 елның 23 июне, сишәмбе

  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасының Баш суд приставы  белән берлектә видеоэлемтә режимында  гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә 15 кеше булды, алар акча алу буенча суд карарлары үтәлмәү проблемалары белән мөрәҗәгать итте, суд приставлары-башкаручыларының  эшләп җиткермәвеннән зарланды. Күп сораулар  башкару эшләре буенча счетлардан акча алу, алимент йөкләмәләренә кагылышлы иде. Гражданнар шулай ук бурычлы кешеләрне эзләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International