Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә булды. Алар илнең төрле төбәкләрендәге Татарстан шефлык итә торган частьларда хезмәт итүче солдатлар белән аралашты.