Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында тоткыннарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итү булды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

 Тоткыннар суд карары белән килешмичә җинаять эшен кабат карау мөмкинлеге бирү, башка төзәтү учреждениеләренә  күчерү турында юллама алу процедурасы, шулай ук гражданлык алу һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләргә  аңлатмалар бирелде. Кайбер мөрәҗәгатьләр шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүне оештыручылар тарафыннан шәхси контрольгә алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International