Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры белән берлектә, гражданнарны кабул итте. Анда видеоэлемтә режимында 11 кеше үз сорауларын җиткерде. Сораулар дару белән тәэмин итү, табибларга язылу, медицина тикшеренүе үтү, сырхауханәләр һәм хастаханәләр төзүгә кагылышлы иде.