Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Лаеш районында наркобәйлеләр өчен тернәкләндерү үзәге буларак файдаланучы шәхси йортта гражданны законсыз тотулары турындагы мәгълүматны тикшерү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәргән тикшерүдә катнашты. Тернәкләндерү үзәгендә булган кешеләрне сораштыру барышында, аларның ризалыгыннан башка тотулары турындагы фактлар ачыкланмады