Вәкаләтле вәкил Тәтеш муниципаль районында булды һәм Тәтеш районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары О.А.Мазюкин, шулай ук райондагы көнкүреш калдыкларын чыгару өчен җаваплы төбәк операторы вәкиле белән берлектә, Кашка авылы халкы белән очрашты.
Очрашуда Тәтеш районы башкарма комитеты көнкүреш калдыкларын чыгару графигын үзгәртү турында карар кабул итте, ел ахырына кадәр чүп җыю өчен контейнер мәйданчыгы булдыру мөмкинлеген һәм үзвакытында күрсәтелмәгән хезмәт өчен бәяне кабаттан карау тәкъдим ителде. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе территориаль бүлегенә Тәтеш районы буенча көнкүреш калдыкларын чыгару эшен контрольгә алырга тәкъдим ителде.