Дәүләт хокук сакчысы эш тәҗрибәсе шуны күрсәтте, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы гражданнарның хокуклары бозылуның бер сәбәбе: аларның хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен көйләүче законнарны белмәве, үз хокуклары һәм яклану ысуллары турында аз хәбәрдарлыгы. Хәрби комиссариат белән берлектә Вәкаләтле вәкил яңа солдатка алынган егетләр өчен кирәкле булган барлык мәгълүмат тупланган белешмәлекләр эшләде, алар хезмәт итәсе җирләренә барганда ул белешмәлекләр белән тәэмин ителәләр