Гражданнар көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын урман буйларына чыгарып ташлап табигать законнарын бозалар. Чүплекләр аркасында әйләнә-тирә мохит торышы начараю кешеләр сәламәтлегендә дә чагыла, куркыныч авыруларга, хәтта үлемгә китерә.
“Халык контроле” мәггълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләргә күзәтү ясаганда без, “Чүплекләр” төре буенча шикаятьләрнең артуын күрәбез. 4 айда әлеге төр буенча узган елның шул чоры белән чагыштырганда 156 процентка күбрәк мөрәҗәгать килде.
Битараф булмаган гражданнарның активлыгы нәтиҗәсендә һәм Экология министрлыгы, җирле үзидарә органнары тырышлыгы белән чүплекләрне бетерү буенча нәтиҗәле эш бара.