Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 18 маенда 459н карары белән COVID-19 диагнозы ачыкланган пациентларны авыру дәрәҗәсенә карап госпитализацияләү, шулай ук савыгу критерийлары тәртибе расланды.
Шул билгеләнде: 3 көн буе тән температурасы 38,5 тән югары булганда, амбулатор дәвалауда булган кешеләр хастаханәләргә җибәрелергә тиеш.
Госпитализацияләү өчен тагын ике билге: канның кислород белән 95 проценттан кимрәк тәэмин ителүе, 38 дән югары температура булу, сулау хәрәкәтләре ешлыгы 22 булу, ике як үпкәдә пневмония билгеләре белән 25 проценттан күбрәк ялкынсыну үзгәрешләре булу (компьютер томографиясе булган очракта) нигез булып тора.