Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләнең торакка хокуклары торгызылды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

    Гражданнарның торакка хокукларын яклау белән бәйле мөрәҗәгатьләр  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына килгән мөрәҗәгатьләрнең иң күбе. Күптән түгел Вәкаләтле вәкилгә Чаллы шәһәрендә яшәүче, инвалид балалар тәрбияләүче, торак проблемасы белән очрашкан гаилә мөрәҗәгать итте.

    Документларны игътибар белән өйрәнеп, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  шуны ачыклады, бүлеп бирелгән торак өчен гаилә  аларга бирелгән торак субсидиясе белән түләгән, кызганычка каршы, бу җитәрлек булып чыкмаган. Шуңа күрә Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды   хезмәткәрләре  торак өчен тулысынча түләп бетермәгән килеш ачкыч бирүдән баш тарткан. Үз чиратында гаилә социаль ипотека шартларына ярашлы рәвештә ай саен түләү керткән, башка яшәр урыны булмаганлыктан, фатирга тизрәк күчәргә теләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International