Короновирус шартларында чакырылыш кампаниясе

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

     Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында  короновирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, хәрби комиссариатлар һәм республиканың җыелма пункты көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Аларга медицина постлары куелган, термометрия үткәрү оештырылган, югары температуралары кешеләр эштән читләштерелә. Гражданнарны кабул итү дә чикләнгән. Язмача мөрәҗәгать итү тәкъдим ителгән, чакырылышка мөнәсәбәте булмаганнар кертелми, хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре барлык кирәкле саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Дезинфекцияләү, бүлмәләрне җилләтү оештырылган, штаттан тыш дезинфекцияләү төркемнәре булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International