Вәкаләтле вәкил шикаять буенча урынга чыгып тикшерде

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил   Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары белән бергә гражданнарны кабул иткәндә, Питрәч районында яшәүче мөрәҗәгать  иткән иде.  Ул телдән дә, язмача да,  аларның аз фатирлы ике катлы йорты яныннан  тузан туздырып, һаваны агулап, тавыш тудырып йөк машиналары күп узуыннан зарланган иде. Әле подъездда яшәүчеләр турыдан-туры  юлга ук чыгып, юл һәлакәтләре өчен уңайлык тудыралар. Бигрәк тә бу балалар өчен куркыныч. Вәкаләтле вәкил мөрәҗәгать буенча Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм Питрәч авыл җирлеге башлыгы белән бергә,  урынга чыгып тикшерергә карар итте.  

      Урында шул ачыкланды, “Йөк автомобильләре йөреше тыела” дигән билге торуга карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозалар һәм Молодежная урамында яшәүчеләр, бигрәк тә  кечкенә балалар  сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудыралар. Әлеге урам элек төзелгән һәм анда тротуарлар төзү мөмкинлеге юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International