Баулыда быел Иҗтимагый советның беренче очрашуы үтте

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Район советы утырышлар залында  быел беренче тапкыр Баулы районының Иҗтимагый советы утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Лилия  Фәхриева катнашты.

       Очрашу башында  оешмага кергән яңа әгъзалар белән таныштырдылар. Болар -   «ТАТМЕДИА» оешмасының  «Баулы-информ»  филиалы җитәкчесе Евгения Леванова һәм ТОС  рәисе Люция Иванова. Утырышта алдагы айларга эш планнарын,  Баулы районының 90 еллыгына әзерлек эшләрен тикшерделәр. Заманча технологияләрдән куллануның мөһимлеген истә тотып, социаль челтәрләрдә Иҗтимагый совет әгъзаларына мәгълүматны тизрәк җиткерү өчен  төркемнәр булдырырга килештеләр. Грант программаларында катнашу кирәклегенә тукталдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International