Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итүне дәвам итә. Бүген Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эксперты, Татарстан Иҗтимагый палатасы эксперты Гөлия Балафендиева белән, скайп аша, Россия Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә тотылучыларны кабул иттеләр. 13 кешегә консультация бирелде. Аларның соравы бер генә: аларга үзәктә озак булыргамы, проблемаларын хәл итү юллары бармы?