Чаралар күрелде

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына  апрель урталарында  Казанның Октябрьнең 25 еллыгы урамында яшәүчедән  мөрәҗәгать керде, ул подъезд торышыннан канәгать булмавын белдергән иде.

       Шушы уңайдан Аппарат хезмәткәре  урынга барып тикшерү үткәрде, күрсәтелгән фактлар расланды. Гражданнарның уңай һәм куркынычсыз шартларда  яшәвен тәэмин итү, күп фатирлы йорттагы гомуми милекне  тиешле тәртиптә тоту идарәче компаниягә йөкләнгән. Вәкаләтле вәкил  “Заречье” идарәче компаниясенә  ачыкланган кимчелекләрне  бетерү өчен чаралар үткәрергә кушты.

       Мөрәҗәгать итүче яшәгән йортта косметик ремонт үткәрелде, тәрәзә рамаларын алыштыру  үзәктән җылы белән тәэмин итүнең эчке инженерлык системаларын, канализация челтәрләрен  төзекләндергәч башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International