Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская видеоконференцэлемтә режимында барган утырышта «COVID – 2019: коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау» төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының шушы уңайдан төзелгән махсус комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать итте.
2020 елның 16 маеннан 21 майга кадәр «COVID – 2019: коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау» төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең 28 е волонтер ярдәме күрсәтү өчен эшкә җибәрелде, чикләү чаралары сакланмау турында мөрәҗәгатьләр шулай ук тиешле чаралар күрү өчен урыннарга җибәрелде. Казан шәһәрендә күпфатирлы йортлардагы җәмәгать куллануы урыннарында дезинфекция булмау, Казанда кайбер азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар өчен перчаткалар бирелмәү фактлары әйтелде. Тулаем алганда, бу төр буенча 21 майга 358 мөрәҗәгать бастырылды, шуларның 289ы буенча чаралар күрелде.