Инвалидның хокуклары торгызылды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Россиядә,  барлык  цивилизацияле илләрдәге кебек үк,  физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  машина кую урыннарында махсус урыннар  бүленә. Кагыйдә буларак, алар  инвалидлар еш була торган медицина учреждениеләре, кибетләр һәм башка биналардан ерак булмаган җирләрдә урнаша.  
       Кызганычка каршы, инвалидларга закон буенча каралган  парковка урыннарын моңа хокуклары булмаган башка машина хуҗалары ала. Ә бит моның өчен җәза бар!  Инвалидлар урыннарын алган өчен административ штраф каралган. Машиналарын дөрес куймаган инвалидларга штраф түләтү очраклары да бар.

      Вәкаләтле вәкил  граждан шикаяте буенча РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.19 маддәсе 2 өлешендә каралган  административ хокук бозулар турында  эшне юкка чыгаруга булышлык итте.  Мөрәҗәгать итүченең дәлилләрен, шулай ук Вәкаләтле вәкилгә тәкъдим ителгән материалларны исәпкә алып, эшне ябуларын сорап,  Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итте. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, шикаять бирүчегә чыгарылган карар юкка чыгарылган, эш ябылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International