Россиядә язгы чакырылышның иң кызу вакыты. Чакырылыш кампаниясе рәсми рәвештә 1 апрельдә башланды. Короновирус чакырылыш комиссияләре эшенә дә үзгәрешләр кертте.
Хәзер Түбән Кама хәрби комиссариаты эпидемиягә каршы көчәйтелгән режимда эшли. Социаль дистанция саклана, хәрби комиссариатның барлык хезмәткәрләре медицина битлекләре, перчаткалар, шәхси антисептик чаралар белән тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина чакырылыш комиссиясе утырышларында катнаша.
Чакырылыш комиссиясе гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча чаралар үткәрергә кереште. Санитар контроль посты хәрби комиссариатка керү юлында ук. Бер генә кеше кертәләр. Яшь кешеләрнең температурасын тикшерәләр, мәгълүматларны журналга язып баралар. Аннан кулларны йогышсызландыралар, битлек, перчатка бирәләр. Хәрби комиссариатта кирәкле чараларның барысы да бар.