Күрелә торган чараларга карамастан, ришвәтчелек иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасына тәэсир итүен дәвам итә. Ул сәламәт көндәшлекне үстерүгә, дәүләт белән нәтиҗәле идарә итүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга комачаулый, мораль кыйммәтләр системасын җимерә.
Ришвәтчелеккә каршы сәясәтнең төп чараларының берсе - ришвәтчелеккә каршы белем бирү, хокукый агарту юлы белән ришвәтчелеккә каршы караш формалаштыру.
Күрсәтелгән чараны тормышка ашырып, республикада ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында ришвәтчелек һәм башка хокук бозулар профилактикасы буенча эш өчен җаваплы кешеләр өчен семинарлар, лекцияләр һәм стажировкалар рәвешендә укулар үткәрелә.