Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары белән берлектә гражданнарны кабул итү

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Республиканың  Питрәч, Тәтеш, Түбән Кама һәм Лениногорск  муниципаль районнарында яшәүче биш кеше Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга һәм Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары  Марина Трофимовага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.  Аралашу «Skype» аша барды. Гражданнарны  авыл җирләрендә чүпне вакытында алып китмәүләре, юлдагы тавышның көчле булуы, шулай ук Көек авылындагы йортларның  газификация программасына кертелмәве борчый. Мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде, тәкъдимнәр әйтелде. Бер мөрәҗәгать буенча Вәкаләтле вәкил урынга чыгып тикшерергә карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International