Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты. Анда комитет әгъзалары “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү” турында законпроектны карады.