Татарстан Республиканың чит илләрдә булган кешеләре өйләренә кайтты

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

16 майда  04:25 минутта   Шереметьево һава аланына  Royal Flight  авиакомпаниясенең бортында илгә кайтуда кыенлыклар кичергән,  Россия Федерациясе гражданнары булган,   Boeing 767  төшеп утырды.
     Очкычта 24 апрельдә Вәкаләтле вәкилгә  Занзибар утравыннан (Танзания) өйгә кайтырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Лениногорск районы кешеләре дә бар иде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөрәҗәгатьне алганнан соң ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Т.Н. Москальковага мөрәҗәгать итте. Һәм бүген федераль омбудсман Аппаратының яхшы эше нәтиҗәсендә якташларыбыз Мәскәүдә карантинда.  
    RL 9902  махсус рейсы,   Маврикий утравы  - Йоханнесбург (ЮАР) - Занзибар (Танзания) -  Мәскәү маршруты Росавиация, Чит илләр эшләре министрлыгы, Россия Элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы, илләрнең илчелекләре катнашында оештырылды.
   Әлеге рейста 27 кешедән торган көчәйтелгән экипаж, шулай ук пассажирларның кирәкле документларын  контрольдә тоту һәм тикшерү өчен  авиация һәм транспорт иминлеге хезмәткәре эшләде.
   Бу очкыч белән илгә 280 кеше кайтты, шуларның 56 ысы Маврикий утравында, 97 есе ЮАРда, 127 се Танзаниядә очкыч көтте. Чит илләрдән кайталмый торган россиялеләр үзләре артыннан килгән очкычны шатланып каршы алды.    Танзаниядә экипажны алкышлап сәламләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International