Балтач районының иҗтимагый торак комиссиясе эшендә катнашу

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Балтач районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Гөлчәчәк Гыйлаҗева  Балтач муниципаль районының иҗтимагый торак комиссиясе эшендә катнашты. Анда 3 гражданны (алар арасында инвалид хатын-кыз, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр бар) торакка мохтаҗ кеше итеп исәпкә алу, торак алуга хокуклары беткән 18 кешене чираттан төшерү мәсьәләләре каралды.  Комиссия әгъзалары шулай ук авылларда яшәүче, 2020 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның төзәтелгән исемлеген  тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International