Җәмәгатьчелек ярдәмчесенең чакырылыш комиссиясе эшендә катнашуы

2020 елның 15 мае, җомга

1 апрельдән Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда, чакырылыш кампаниясе башланды. Аны үткәрү короновирус пандемиясе белән катлаулана.  

       Хәрби хезмәткә чакырылучыларның короновирус инфекциясе белән  авыруына юл куймас өчен, хәрби комиссариатлар һәм республиканың җыелма пункты  көчәйтелгән эш режимына күчте. Аларга медицина постлары куелды, термометрия үткәрү оештырылды, югары температуралы  кешеләр була калса, аларны  эш урыннарыннан  читләштерергә кушылды. Гражданнарны кабул итү дә чикләнде. Язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, хәрби чакырылышка катнашы булмаган кешеләрне кертмәскә кушылды, хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре медицина битлекләре, кулларны дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителде.  

       Вәкаләтле вәкилнең Актаныш районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Дания Касыймова  чакырылыш комиссиясе эшендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International