Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты белән элегрәк металл гаражлар кую өчен җир кишәрлекләреннән файдалану турында аренда килешүләре төзегән инвалидлардан мөрәҗәгатьләр килә. Хәзерге вакытта аренда килешүләре вакыты чыгу сәбәпле, инвалидларга килешү мөнәсәбәтләре туктатылу турында хәбәр итәләр.
Без Россия Федерациясе Җир кодексы положениеләрен һәм 1995 елның 24 ноябрендә дөнья күргән “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында”гы федераль законны өйрәнеп, Казан шәһәре башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисенә арендага җир кишәрлекләре алган иванлидларга һәм аларның гаиләләренә торглар үткәрмичә кишәрлекләр бирү турында тәкъдим җибәрдек.
Шулай ук әлеге проблемага борчылып, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына әлеге мәсьәлә буенча инвалидлардан мөрәҗәгатьләр керсә, тиешле аңлатмалар бирергә тәкъдим иттек. Казан шәһәре муниципаль берәмлегеннән безнең адреска алынган җавапка караганда, әлеге тәкъдимнәр алга таба эштә исәпкә алыначак.