Эшләрне 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр, бәйгенең www.anticorruption.life рәсми сайтында ике - “Иң яхшы плакат” һәм “Иң яхшы видеоролик” номинацияләрендә кабул итәчәкләр. Бәйгедә катнашу өчен бәйгенең рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк, моның өчен теркәлү формасын тутырырга һәм бәйге кагыйдәләренә риза булуыңны расларга, шулай ук персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгыңны бирергә кирәк. Бәйге эшләре бәйгенең рәсми сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә урнаштырыла.