Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Чакырылыш пунктларына 62 хәрби хезмәткә чакырылучы килергә тиеш, чакырылыш 2020 елның 15 июленә кадәр бара. Чакырылыш комиссиясе эшендә Вәкаләтле вәкилнең Буа районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рамил Гыймадиев катнаша.