Республиканың һәр районына һәм шәһәренә - “Уңайлы тирәлек”

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

”Халык контроле” дәүләт системасы эшли башлаганнан бирле системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан  “Уңайлы тирәлек” төренә аерым игътибар бирелә.  Инвалидлар өчен киртәсез тирәлек булдыру – теләсә кайсы үскән җәмгыятьнең  беренчел бурычы һәм дәүләт социаль сәясәтенең актуаль юнәлеше.

       Җирле үзидарә органнарының  аз хәрәкәтләнә торган кешеләрнең эшчәнлеге өчен уңайлылык тудыруның әһәмиятле булуын аңлавы шатландыра.

     Системага килгән шикаятьләрне исәпкә алып, Казан шәһәренең  Р.Зорге, бертуган Касыймовлар, Чистай урамнарында, Чаллының Сөембикә проспектында  ян ташларны түбәнәйтү эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International