Әлки районында чакырылыш комиссиясе эше

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең аерым контролендә тора. Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре һәр чакырылышта  яшь егетләрнең хокукларын бозмау максатыннан үзләренең муниципаль районнарындагы  чакырылыш комиссияләре утырышларында катнашалар.

      Вәкаләтле вәкилнең Әлки районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Фәридә Яруллина  чакырылыш комиссиясе эшендә катнашты. Язгы чакырылышта Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә Әлки районыннан  25 кеше чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International