«Ветеран янәшәдә яши»

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Казанда сугыш ветераннары өчен махсус муниципаль йорт бар. 2020 елның апрелендә  Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында “Ветеран янәшәдә яши” дигән яңа төр булдырылды.  

      Мәсәлән,  бу төр буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, шунда ук сугыш ветераннары йорты белән янәшә булган Имәнлек урамындагы  җәяүлеләр сукмагын төзекләндерергә кирәклеге турында мөрәҗәгать керде. Әлеге сукмак булмау йортта яшәүчеләргә, коляскалы яшь әниләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә урамда  йөрергә кыенлык тудырган. Җәяүле кичүенә бару өчен  шәһәрдә яшәүчеләргә көзен пычрак, кышын кар көртләре ерып барырга туры килә.  

     Мөрәҗәгатьне Вәкаләтле вәкил шәхси контроленә алып, Имәнлек урамындагы җәяүлеләр сукмагы төзү кирәклеге турындагы мөрәҗәгать,   карар кабул итү өчен Казан шәһәре башкарма  комитетына җибәрелде. Бүген  әлеге мөрәҗәгатьне үтәп, өлкәннәр, яшь әниләр һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен ян ташлары түбәнәйтелгән җәяүлеләр сукмагы төзелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International