Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Бу яңару, Ватан хакына төзү эшендә берләшү символы да. Бүген безнең һәрберебезнең хезмәте кирәк булып, лаеклы төстә бәяләнсен. Ул шатлык һәм канәгатьлек китерсен. “Тынычлык. Хезмәт. Май” девизы безнең үзара аңлашуга, килешүгә, тәртипкә һәм төзүгә булган уртак омтылышыбызны аңлатсын.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!