Хөкем ителгәннәр хастаханәсендә хәйрия акциясе

21 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет  әгъзалары  2 нче төзәтү колониясендә булган тоткыннар хастаханәсендә  хәйрия акциясе оештырдылар.

 Мондый  хәйрия акцияләре оештыруда гуманитар ярдәмне  “Самара 2 нче икмәк заводы” һәм К.Г.Дардымов  шәхси  предприятиесе  күрсәтә.

 Иҗтимагый  күзәтү комиссиясе әгъзалары белән берлектә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  белән килешенеп, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары  хөкем ителгәннәргә  рөхсәт ителгән кондитер әйберләрен тапшырдылар, шулай ук тоткыннар хастаханәсен карадылар, аларны кызыксындырган  сорауларга җавап бирделәр.

 Хәйрия ярдәмен тапшырудан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнарны саклауга күзәтчелек итүче Казан прокуроры  А.С. Панфилов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе А.Г.Гайнетдинов белән берлектә  тоткыннар хастаханәсенең хирургия бүлегендә, штраф изоляторында, төзәтү учреждениесенең ашханәсендә  булдылар. Тоткыннар белән аралаштылар, сөйләшү вакытында тоту шартларыннан зарланучылар булмады. Шулай ук медицина ярдәме сыйфатыннан да зарланучы булмады.

 Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Д.И.Богданов, А.Г.Гайнутдинов һәм аның ярдәмчесе белән берлектә  шәхси мәсьәләләр буенча хөкем ителгәннәрне кабул иттеләр.

 Хөкем ителгәннәр үтәп бетерелмәгән җәза өлешен җиңелрәк төргә алыштыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бүген, барлыгы 13 тоткын мөрәҗәгать итте, куелган барлык сорауларга  тиешле хокукый аңлатмалар бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International