20 ноябрьдә эшче төркем чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы санатор-курорт учреждениеләрен тикшерде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Эшче төркем “Санта” санаториенда  уңайлы тирәлек шартларын тикшерде. Эшче төркем әгъзалары санаторий бинасы һәм корылмаларының  коляскадагы инвалидлар өчен каршылыксыз тирәлекне тәэмин итүгә кагылышлы  СНиП 35-01-2001 таләпләренә  ярашлыгын тикшерде.

 Санаторий җитәкчелегенә  коляскадагы инвалидлар транспорты өчен махсус урыннар оештыруга, шулай ук бина элементларын уңайлылык билгеләре белән билгеләүгә кагылышлы  теләкләр әйтелде

 Шулай ук  аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен  уңайлы тирәлекне тикшерү максатыннан эшче төркем  «Нехама» санаториесендә булды.

   Санаторийда  физик мөмкинлекләре чикләгән гражданнарны урнаштыру өчен аерым корпус бар, ул 35 урынга исәпләнгән.  Инвалид коляскаларында хәрәкәт итүче кешеләр һәм аз хәрәкәтләнә торган башка  кешеләр өчен, биналарга каршылыксыз керү өчен  күтәрү механизмы булган аерым керү урыны  булдырылган.

 Бассейнда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар төшү өчен  махсус җайланма куелган. Санаторий җитәкчелегенә шулай ук коляскадагы инвалидлар транспорты өчен махсус урыннар оештыруга, шулай ук бина элементларын уңайлылык билгеләре белән билгеләүгә кагылышлы  теләкләр әйтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International