Казан шәһәренең Совет районында “Хокукый ярдәм көне” үтте

20 ноябрь 2019 ел., чәршәмбе

   Халыкка уңайлы һәм  бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  “Россия пенсионерлары берлеге”нең  төбәк бүлеге белән берлектә Казан шәһәренең Совет районында  чираттагы тапкыр “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. 

 “Хокукый ярдәм көне”ндә  консультация сорап  27 кеше мөрәҗәгать итте, алар коммуналь торак хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, җинаять эшләрен тикшерү, аварияле торак фондыннан күчерү, салым салу, мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларны бирде.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  телдән аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле хәлләрне хәл итү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды. Күп кенә гражданнар кабул итү барышында оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International