Омбудсман вәкиле гражданның аппеляция шикаяте буенча Татарстан Югары суды утырышында катнашты

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре законсыз эштән җибәрелү һәм аңа тиешле барлык сумманы түләп бетермәү белән бәйле, хезмәткә хокукларын бозу уңаеннан гражданның аппеляция шикаяте буенча  ТР Югары Суды утырышында  тыңлаучы буларак катнашты.

 Утырышта катнашу  гариза бирүченең  безнең адреска судта тыңлаучы сыйфатында катнашуны сораган  мөрәҗәгате белән бәйле. Әлеге процессуаль катнашу формасы бәхәсле яклар дәлилләренә бәя бирүне күздә тотмый, бары суд утырышын теркәүгә генә юнәлтелгән, аның нәтиҗәләре буенча  мөрәҗәгать итүчегә судта хезмәткә хокукларын яклаганда үз позициясен  дәлилләү вариантлары турында өстәмә тәкъдимнәр әйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International