Бүген 60 илнең хокук сакчылары, адвокатлар, фән эшлеклеләре (170 тән артык кеше) Истамбул халыкара конференциясенә омбудсман институтын үстерү һәм идарә принципларын тикшерү өчен җыелды. Мондый эре халыкара конференцияләр тәҗрибә уртаклашу һәм практика белән бүлешү өчен әйбәт мәйданчыкка әверелә.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истамбул халыкара конференциясендә катнашучыларны сәламләде. Үз чыгышында ул хокук саклау институтының һәр дәүләт өчен мөһимлеген, хокуклар һәм ирекләр яклауда омбудсманның ролен ассызыклады. Омбудсман карый торган мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булган проблемалар күрсәткече булып тора, шуңа игътибарны юнәлтергә кирәк.
Бүген шулай ук омбудсманнарның Азия берлеге директорлары Советы үз эшенә йомгак ясады. Соңгы биш елда берлеккә 12 илнең омбудсманнары кушылды, катнашучылар санын арттыру буенча даими эш бара. Электрон мәгълүмат бюллетене барлыкка килде, аның аша омбудсманнар тәҗрибә белән, иң яхшы практика белән уртаклаша. Омбудсманнар һәм аларның Аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм өйрәтү өчен төзелгән Иран академиясен эшләтү мәсьәләләре тикшерелде. Билгеле, дөнья бер урында гына тормый, Татарстан омбудсманы заманча технологияләрне кулланып, дистанцион өйрәнү курслары ачарга, шулай ук видеоконференцияләр үткәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Иртәгә Генераль ассамблея утырышында директорлар советының яңа составы сайланачак.