2019 елның 11 октябрендә Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлегендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында тикшерелгән темаларның берсе - республика санаторийларында аз хәрәкәтләнә торган кешеләр өчен уңайлы тирәлекне тикшерү өчен эш төркеме төзү булды.
Беренче итеп, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре генә түгел, инвалидлар өчен уңайлы тирәлек мәсьәләләр белән шөгыльләнүче җәмәгать оешмалары җитәкчеләре дә кергән эшче төркем, “Крутушка” санаториен тикшерде.
Торак һәм медицина корпуслары, керү төркемнәре, дәвалау физкультурасы кабинетлары, санузелларны карадылар. Аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен биш торак бүлмәсе җиһазландырылган, процедураларга озатучылар каралган.
Кайбер процедураларны икенче катка менмичә генү үтү мөмкинлеге булдырылган, мәсәлән, массаж кабинеты административ корпусның беренче катында. Санаторий җитәкчелегенә өлкән яшьтәге һәм күрмәүче гражданнарга уңайлылык тудырырга кушылды.
Эшче төркем шулай ук “Ливадия” санаториенда уңайлы тирәлек шартларын тикшерде. Дәвалау корпусында лифт юк, шуңа күрә барлык процедуралар күчмә аппаратларны кулланып беренче катта үтә. Ләкин эшче төркем әгъзалары начар күрүче дәваланучылар өчен тактиль табличкалар һәм күрсәткечләр булмавын билгеләп үтте.