Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында коммуналь торак хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы “кайнар элемтә” узды, анда республикада яшәүчеләрдән 187 сорау килде.
40 тан артык мөрәҗәгать күп фатирлы торак йортларда капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрүгә кагылышлы иде. Гадәттәгечә, күп гражданнарны коммуналь хезмәтләргә түләү борчый, андый сораулар белән белгечләргә 39 кеше мөрәҗәгать итте.
33 шалтырату җылылык һәм коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфатына кагылышлы иде. 36 кеше белгечләргә гомум йорт милкен тоту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
Күп кенә мөрәҗәгатьләрне телефоннан сөйләшү барышында хәл итү мөмкин булды, консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде, калган мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.